Шөгаеб ( гарәпчә әйтелеше [ʃuʕajb]) - Ислам пәйгамбәре, Мәдьяннар (مَدْيَن) һәм Әйкиләргә (أصحاب الأيكة) җибәрелгән. Инҗилдәге Иофор белән тиңләштерелгән. Коръәндә ул 10 тапкыр искә алына.
Тарих Мәдьян кабиләсе көньяк Фәләстиндә урнашкан булган. Бу кабиләнең барлык кешеләре дә сату һәм сатып алу вакытында хәрәмләшүчеләр булганнар. Мәдьянлылар сәяхәтчеләргә һөҗүм иткәннәр һәм талау белән шөгыльләнгәннәр. Алар Аллаһтан курыкмаган, чөнки алар ялган илаһларга табынганнар, кешеләрне алар яраткан дип уйлаганнар.
Аллаһ аларга бер Аллаһка гыйбадәт кылырга, башкаларга яхшылык эшләргә һәм намуслы сәүдә итәргә өйрәтер өчен Шөгаебне җибәрә. Мәдьян халкы пәйгамбәрне кире кага һәм хәтта туганнары булмаса, аны үтерергә дә җыена. Шөгаеб аларга Аллаһ аларны юк итә алачагын искә төшерә, ләкин Мәдьян халкы аңа ышанмый.
Аннары Шөгаеб сәүдәдә алдашмаска вәгъдә итеп, үтенеп Әл-Әйкәт халкына бара. Әйкиләр дә пәйгамбәрне кире кагалар һәм аны ялганчы дип атыйлар. Пәйгамбәрлек миссиясен исбатлау өчен, алар күктән кыйпылчыклар җибәрүне таләп итәләр.
Кайбер кешеләр иман китереп, Шөгаебкә кушыла һәм Мәдьянга киләләр. Пәйгамбәр Шөгаеб Мәдьян һәм Әл-Әйкәт халкына, әгәр алар җирдә фетнәне туктатмасалар, Аллаһы Тәгалә аларны җәзалаячагын аңлата. Халыкның аксакаллары, Шөгаеб тарафдарларын, әгәр алар үз диннәренә кайтмасалар, шәһәрдән куып чыгарачакларын әйтәләр. Шөгаеб мәҗүсилеккә күчүдән баш тарта, һәм аларга карата мөнәсәбәт начарая бара.
Кешеләрнең беркайчан да ышанмаячагын аңлап, Шөгаеб Аллаһтан аларны хөкем итүен сорый. Җиде көн дәвамында түзә алмаслык эсселектән соң, җир тетрәү нәтиҗәсендә барлык мәдьянлылар җимерек йортлары астында һәлак була, һәм берсе дә котыла алмый.
Шөгаеб һәм аның тарафдарлары җир тетрәүдән исән калалар. Шуннан соң Шөгаеб озак яши. Аллаһы Тәгалә аны юмартлык белән бүләкли. Шөгаебнең меңләгән кәҗәсе һәм сарыклары була, аларны пәйгамбәр үзе карап көтә.
Шөгаеб каберләре Коръәндә Пәйгамбәрнең үлем урыны күрсәтелмәгән, һәм аның күмелгән урыны турында ким дигәндә дүрт версия бар.
"Пәйгамбәрләр тарихы" (ОН. Топбаш) китабы буенча, Шөгаеб пәйгамбәр Мәккәдәге Кәгъбә янында күмелгән. Көрд версиясе — Вираншәһәр янындагы Шәһри Шөгаеб дигән урында. Иордания версиясе — Вади-Шөгаеб үзәнлегендә. Друзлар версиясе — Фәләстиндәге Нәби Шөгаебтә. Төркем:Калыплар:Ислам Әдәбият
Пиотровский М. Б. Шу’айб // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 301. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2. Шөғәйеп / Пиотровский, М. Б. // Мифы народов мира : Энцикл. в 2 т. / гл. ред. С. А. Токарев. — 2-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1988. — Т. 2 : К—Я. — С. 646. Төркем:Каһинлек Төркем:Ислам пәйгамбәрләре Төркем:Ислам Төркем:Википедия:Татар телендә имзаланмаган Викимәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Карточкада даталары кулдан викиләштергән мәкаләләр