Михаил Егоров, — Советлар Берлеге Каһарманы (1946 ел, 8 май). М.В. Кантария белән рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаучы (1945 ел, 1 май).
Тормыш юлы 1923 елның 5 маенда Смоленск өлкәсе Рудня районы Ермошенки авылында туган. Башлангыч белем алгач, күмәк хуҗалыкта эшләгән.
Бөек Ватан сугышында Смоленск өлкәсе басып алынгач, партизаннар отрядына кушыла. 1944 елның декабреннән Кызыл гаскәрдә. 1- Белорус фронтының 3- удар армиясенең 150- укчы дивизиясе 756-укчы полкы разведчигы.
Җиңү байрагы Берлинда рейхстагны штурмлаган вакытта лейтенант А.П. Берест җитәкчелегендә Мелитон Кантария белән 3- удар армиянең хәрби шурасы рәсми раслаган Җиңү байрагын рейхстаг түбәсенә кадыйлар. 1946 елның 8 маенда әлеге батырлык өчен Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. 1947 елда хәрби хезмәтен төгәлли.
Сугыштан соң Смоленск шәһәрендә хуҗалык-фирка мәктәбен тәмамлый. Рудня сөт-консерв комбинатында эшли. Юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак була.
Хәтер Смоленск шәһәрендә урамга һәм Смоленск өлкәсе Монастырщина бистәсендә тыкрыкка исеме бирелгән. Рудня шәһәрендә яшәгән фатирында музей булдырылган. 1965-1992 «Берлин шәһәренең шәрәфле ватандашы»29.09.1992 мактаулы исем кире алынган. Рудня шәһәрендә ветераннар скверында бюсты урнаштырылган (автор — РФ халык рәссамы А.Г. Сергеев). Сынчы Иван Першудчев һәйкәлен ясый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (1946 ел, 8 май). Ленин ордены (1946 ел, 8 май). «Алтын Йолдыз» медале (№ 6972) (1946 ел, 8 май). Кызыл Йолдыз ордены III дәрәҗә Дан ордены (30.04.1945) I дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен ордены (АДР).
Әдәбият Егоров М.А., Кантария М.В. Знамя Победы. М.: Воениздат, 1975. Егоров М.А., Кантария М.В. Знамя Победы. Бой первый – бой последний / лит. запись Б. Данюшевского. М.: Молодая Гвардия, 1975. ББК Т3(2)622.5. Минин М.П. Трудные дороги к Победе : Воспоминания ветерана Великой Отечественной войны. Псков, 2001.
Моны да карагыз Гази Заһитов
Сылтамалар М.А. Егоров «Ватан каһарманнары» сайтында 30 апреля 1945 г. Р. Кошкарбаев и Г. Булатов водрузили красное знамя над Рейхстагом
Искәрмәләр
Төркем:Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар