Кара гыйнвар () яисә Канлы гыйнвар () — Совет Армиясе гаскәриләре тарафыннан сәяси оппозицияне бастыру вакыйгасы. 1990 елның 20 гыйнварына каршы төндә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакы шәһәрендә йөзләрчә тыныч кешеләр (күпчелек азәрбайҗаннар) үлеме белән төгәлләнәВвод советских войск в Баку в ночь с 19 на 20 января 1990 года.

Тарих

1990 елда Советлар Берлеге идарәсе, Азәрбайҗанда Советлар идарәсен саклап калыр өчен, аның башкаласы Бакыга 20 меңлек гаскәр кертә. Вакыйга Таулы Карабах тирәсендә вәзгыять катлаулану һәм Азәрбайҗан Халык Фронтының урам митингларына дистәләгән мең кешене чыгарып, Советлар хөкүмәтенә сәяси таләпләр кую белән бәйле була. ССРБ идарәсе гаскәр куллана. Нәтиҗәдә, 170 кеше үтерелә һәм 400 кеше яралана. Әлеге фаҗига корбаннары Бакы үзәгендә бәйсезлек өчен көрәш каһарманнары буларак күмелгән. 1990 елның 22 гыйнварында Бакы урамнарына, танклардан курыкмыйча, миллион ярым кеше чыккан.

Хәтер Һәр елны 20 гыйнварда Азәрбайҗанда һәм күп кенә төрки илләрнең башкалаларында рәсми чаралары уздырыла. Дөнья тарихына ул «Кара гыйнвар» исеме белән кергән. 20 гыйнвар Азәрбайҗанда «Тоталитар режим корбаннары көне» буларак игълан ителгән. Ел саен Бакыда дистәләгән мең кеше корбаннарны искә алырга митингларына җыела.

Сылтамалар РИА «Новости»

Моны да карагыз Н. Нәбиуллин. Кара гыйнвар

Искәрмәләр

Төркем:Азәрбайҗан тарихы Төркем:ССРБ тарихы Төркем:Фаҗигаләр