Игорь Щетинин, Игорь Василий улы Щетинин, (1959 елның 4 декабре, ТАССР, Казан) — рәссам–монументчы, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы (2002), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле

1959 елның 4 декабрендә Татарстан АССР башкаласы Казанда туган. Казан сынлы сәнгать училещесын тәмамлаган (1979). Казанда яши һәм сынлы сәнгат өлкәсендә иҗат итә.

2012 Татарстан мәдәният министрлыгының сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге премия бәйгесендә «Безнең мөгаллимнәр. Рәссам Индюхов» (2010), «Безнең мөгаллимнәр. Рәссам Зарипов И.К.» (2011), «Гөмбә вакыты» (2010) картиналары белән катнаша (өч иҗат эше дә Щетинина Ирина Николай кызы (1958) белән берлектә башкарылган) Б. Урманче премиясенә республика бәйгесендә катнашучылар күргәзмәсе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә).

Сылтамалар Игорь Щетинин Артру.инфо сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать училещесын тәмамлаучылар