Александр Васильченко, Александр Григорий улы Васильченко (, 1911 елның 11 (24) ноябре, Курск губернасы, Яңа Оскол районы, Иске Безгинка — 1960 елның 8 ноябре, Казан) — 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1957), «Пе-2» пике ясаучы очкычларның очучы-сынаучысы. 1943-1960 елларда Казанда яшәгән һәм авиация заводында хәрби очучы-сынаучы булып эшләгән. ССРБ атказанган очучы-сынаучысы (1960), полковник (1956). Барлык очыш вакыты — 4 167 сәгать, яки 3,5 млн км Интернет-энциклопедия «Испытатели аэрокосмической техники».

Тәрҗемәи хәле 1911 елның 11 (24) ноябрендә (вариант: 1911 елның 25 декабреКабере өстендәге һәйкәлдә «1911 елның 25 декабрендә туган» дип язылган) Курск губернасы Яңа Оскол өязе (хәзерге Белгород өлкәсенең Яңа Оскол районы) Иске Безгинка авылында керәстиян гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Винница өлкәсе Бар шәһәрендә индустрия техникумын (1931), Киев химия-технология институтының рабфагын (1932), 1нче курсын (1933) тәмамлаган. 1933 елда Кызыл гаскәргә чакырыла. Сталинградта хәрби авиация мәктәбендә укый башлаган, Харкауда авиация мәктәбен тәмамлаган (1936). 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында катнаша, «СБ» бомба ташлаучы очкычта 24 хәрби очыш ясый. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышында. Казан һәм Иркутск авиация заводларыннан фронтка «Пе-2» бомба ташлаучы очкычларын илтеп җиткерүче отряд белән җитәкчелек итә. 1943 елдан Казанда С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында яңа төр хәрби очкычлар сынаучысы булып эшли. 1957 елның 1 маенда яңа төр очкычларны сынаганда күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

1960 елның 8 ноябрендә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак була (вариант: гаражда ис тиеп үлә) «Испытатели аэрокосмической техники» сайтында. Казанның Арча зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге каһарманы (01.05.1957) Ике Ленин ордены (1947, 1957) Кызыл Байрак ордены (1953) 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944) Дүрт Кызыл Йолдыз ордены (1940, 1943, 1948, 1949) ССРБ атказанган очучы-сынаучысы (1960)

Хәтер

2005 елда Казанның Мәскәү районындагы урамы атамасы Васильченко урамы итеп үзгәртелә. Казанның Мәскәү районындагы скверга Васильченко исеме бирелгән. Яңа Оскол шәһәрендәге урамга исеме бирелгән. Туган авылында каһарманга бюст урнаштырылган. 2010 елда Казанның Мәскәү районы Васильченко урамында очучыга һәйкәл ачыла

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Герои-белгородцы. Воронеж, 1972. Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6 Завод стратегического значения. К.: «Вертолет» нәшрияты, 2002 Симонов А.А. Заслуженные испытатели СССР. М.: «Авиамир», 2009.

Сылтамалар А.Г. Васильченко «Ватан каһарманнары» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Совет-фин сугышында (1939-1940) катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Очучылар