Раман Дәүли (Дӓӱлей, , — ) — этнограф, праваслау миссионеры, илаһият нәмзәте (1905). Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң Казан укытучылар семинариясендә һәм Үзәк керәшен-татар мәктәбендә рус теле укыта, бер үк вакытта (1903-1912) Изге Гүри борадәрлеге сәркәтибе. 1917-1926 елларда - Казандагы керәшен укыучылар семинариясе директоры (1920-1922 елларда Уфа чуаш педагогика техникумында эшләгән дигән мәгълүмат та бар). 1927 елдан Казан университетында, Шәрекъ пединститутында, Казан политехника институтында һәм урта уку йортларда рус теле укыта. 1933 елда кыска вакытка кулга алына; 6 ай үткәч акланып иреккә чыгарыла. Искәрмәләр